Яңалыклар
13 ноябрь 2021, 17:05

Яңа парк үсеп чыгачак

“Патриот” кайда төзелә?

Яңа парк үсеп чыгачакЯңа парк үсеп чыгачак
Яңа парк үсеп чыгачак

“Патриот” кайда төзелә?

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә

«Патриот» паркын төзүгә кагылышлы пост урнаштырды.

"Ниһаять, барлык документ эшләрен хәл иттек һәм «Патриот» паркын төзүгә керештек. Июнь аенда биредә безнең егетләр өчен хәрби-патриотик җыеннар узачак. Ә эшләрне тулысынча 2024 елга төгәлләргә планлаштырабыз. Без Оборона министрлыгына элекке хәрби часть территориясен биргән өчен рәхмәтлебез.

«Патриот»та спорт һәм хәрби частьлар, ял итү зоналары булачак. "Партизан авылы"н төзи дә башладык. Бирегә "WorldSkills Russia"дан калган зур эшләнмәләр тапшырылды. Анда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылачак. Шулай ук инженер-сапер бригадасы белән үз полигоныбызны төзиячәкбез, дип килештек.

«Патриот» белән «Геройлар узышы» кисешкән урында трасса төзибез. Биредә республика ярышларын уздырачакбыз.

Гомумән, монда гаилә белән вакыт үткәрергә, техника белән танышырга, атырга, солдат боткасы белән сыйланырга килсеннәр иде, дигән идеям бар. Шулай ук, без «Патриот»та буа булдырырга, кафе ачарга планлаштырабыз.

Безнең төп бурыч - яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү өчен шартлар тудыру, барлык яшь категорияләре өчен әлеге паркны җәлеп итү үзәге эшләү. Моның өчен барлык шартлар да бар.

 

Яңа парк үсеп чыгачак
Яңа парк үсеп чыгачак
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас