

Без менәсе таулар биек...
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республиканың геопаркларына кагылышлы постлар урнаштырды.
Безнең Альбанов исемендәге музеебыз республика тарихын һәм аның табигатен яратучы кешеләрне көннән-көн күбрәк җәлеп итүче ноктага әверелде. Башкортстанның геопарклары буенча попечительләр советын монда уздыру да очраклы хәл түгел. Рус географик җәмгыяте утырышлары да биредә уза.
«Янган-Тау» һәм «Торатау» геопарклары буенча ниләр эшләнгән һәм тагын нинди планнарыбыз бар?
Беренчедән. Без бу һәм башка табигый геопаркларның статусын билгеләүче һәм саклаучы юридик нигезләмәне төзедек.
Икенчедән. Без ЮНЕСКО системасындагы икенче, бу «Торатау», геопаркын булдыру юнәлешендә уңышлы алга барабыз.
Шулай ук, без башкорт шиханнарын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен номинацияле мәгълүматлар әзерләдек.
Бу эшчәнлекләр нәтиҗәсендә без кешеләргә республиканың кабатланмас табигать объектларын ача киләбез.
Ел дәвамында «Торатау» һәм «Янган-Тау» табигать объектларына килүче туристлар саны артты.
2022 елга үзебезнең территорияләрне үстерү буенча җитди адымнар билгеләдек. Моның өчен 1 млрд сум күләмендә финанслар бүлдек.
Бу акчага «Торатау»да шихан түбәсенә баскыч төзиячәкбез.
Бу кабатланмас табигать объектына фәкать шуның буенча гына, тауның тереклек һәм үсемлекләр дөньясына зыян китерми менеп булачак. Шулай иткәндә, туристларның иминлеген дә тәэмин итәчәкбез.
Шулай ук, Торатау итәгендә коворкинглы, лекторийлы һәм рестораннары белән зур визит үзәген һәм башка оъектлар төзиячәкбез.
«Янган-Тау»га килгәндә, “Мәчетле” музееның нинди буласын билгеләдек. Нигез итеп, АКШ һәм Европаның берничә музеен үрнәккә алдык. Туристлар һәм галимнәр өчен дә ул кызыклы һәм фәнни яктан да мавыктыргыч булыр дип ышанам.
Салават Юлаевның туган авылы – Текәйнең территориясен үстерүгә алынуыбыз да мөһим. Попечительләр советында «Салават җире» дип аталган концептуаль проектны расладык.
Болар безнең максаатлы объектлар. Әлбәттә инде, туристлар өчен уңайлы шартлар тудырачак кызыксынган эшкуарлар килмәсә, геопаркларның үсешен тәэмин итеп булмаячак.
Кызыклы тәкъдимнәр көтәбез.
Геопаркның статусы уникаль табигать объектларын саклауны һәм шул ук вакытта кешеләрнең анда чынлап ял итә алуын максат итеп куя.
Барыгызга да тынычлык һәм иминлек телим!