

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы кискен үзгәрүе хакында кисәтә.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән кыска вакытлы кар явачак, көндез дә аерым районнарда кар явуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыш районнарда җитди явым-төшем көтелми. Юлларга кар салуы, бозлавык булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 9-14 метр тизлектә, төнлә көчәючәк – 17 метрга кадәр.
Һава температурасы төнлә -3, -8 градус булса, көндез +1, -4.
Юлларда 500-1000 метр ераклыкта күрүчәнлек бозылуы мөмкин.
Чыганак: bashinform.ru