

Синоптиклар фаразларына ярашлы, Уфада иртәгә 20.00 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава торышы өстенлек итә. Төнлә җитди явым-төшем көтелми. Көндез кар катыш яңгыр яумакчы, юлларның аерым өлешләрендә бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 9-14 метр тизлектә, көчәючән, урыны белән җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә – 0, -2°, көндез – +1°, +3°.
Белгечләр фаразларына ярашлы, даими кар катламы Башкортстанның үзәк өлешендә 15 ноябрьдән соң, тотрыклы салкыннар башлангач, ятачак. Былтыр республикада даими кар катламы 11 ноябрьдән соң ятты.
Кешегә берничек тә ярап булмый инде, әмма кышны түземсезлек белән көтүчеләр күптер, миңа калса. Әле ыспай киенеп, өшештереп йөргән булабыз, “кыш җитсә, ичмасам, калынрак киенер идек, җылыга тиенер идек” дип уйлап...
Чыганак: bashinform.ru