Яңалыклар
4 ноябрь 2021, 05:58

Русиянең куәте - безнең бердәмлектә

Русия президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Халык бердәмлеге көне белән котлады.

Русиянең куәте - безнең бердәмлектәРусиянең куәте - безнең бердәмлектә
Русиянең куәте - безнең бердәмлектә

Хөрмәтле Идел буе федераль округында яшәүчеләр! Ихлас күңелдән Халык бердәмлеге көне белән котлыйм!
XVII гасырда ата-бабаларыбыз Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә илбасарларны куганнан соң, берничә гасыр үтте, тормыш җитди үзгәрде. Әмма XXI гасырда да бүгенге Русиянең куәте - безнең бердәмлектә һәм килешеп яшәүдә. Безнең уртак күпмилләтле федератив дәүләттә төрле милләт һәм дин вәкилләре күп еллар иңгә-иң терәп яши. Без уртак җиңүләребезгә бергәләшеп шатланабыз һәм авырлыкларны бергәләшеп җиңеп яшибез.
Идел буе федераль округы - чиксез зур илебезнең ышанычлы таянычы. Округта яшәүчеләр гыйльми тикшеренүләр белән шөгыльләнә, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын һәм малтабарлыкны алга җибәрә, балалар үстерә һәм укыта. Округта яшәүчеләрнең карашлары һәм традицияләре төрлечә булырга мөмкин, әмма шул ук вакытта без беләбез - ватаныбыз берәү генә, бөек ил гражданнары булуыбыз белән горурлананбыз.
Халык бердәмлеген саклап һәм тарихи мирасыбызга таянып, һәрвакыт алга барачагыбызга һәм тырыш хезмәтебез белән Ватаныбызны данлаячагыбызга ышанам.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас