Яңалыклар
4 ноябрь 2021, 07:48

"Минем проект - минем илемә!"

Халык бердәмлеге көне алдыннан Мәскәүдә "Минем проект - минем илемә" проект җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

"Минем проект -  минем илемә!""Минем проект -  минем илемә!"
"Минем проект - минем илемә!"

Халык бердәмлеге көне алдыннан Мәскәүдә "Минем проект - минем илемә" проект җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. РФ Җәмәгатьчелек палатасы оештырган ел саен үтүче социаль әһәмияткә ия булган проектлар бәйгесе иң яхшы хезмәтләрне ачыклау һәм таратуны күзаллый.
"Милләтара килешеп яшәү. Иҗтимагый дипломатия" номинациясендә Башкортстаннан Азамат Таһиров җиңү яулады. Аның проекты мигрант балалары өчен адаптацион мәктәп эшчәнлегенә багышланган.
Проект быел җәй Уфада гамәлгә ашырылган. Аның кысаларында 40тан артык мигрант балалары һәм булачак мәктәп укучылары мәктәпкә бушлай әзерләнү мөмкинлегенә ия булганнар. Мигрантлар Әфганстан, Вьетнам, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Сүриядән килгәннәр. Проект эше тәмамлангач, бәйгедә катнашуга гариза биргәннәр.
Җәмәгатьчелек палатасы бәйгесенең 13 номинациясенең һәркайсында экспертларның иң күп тавышын җыйган өчәр проект билгеләнгән. Бәйгегә барлыгы 2158 гариза кабул ителеп, аларны Җәмәгатьчелек палатасының йөздән артык әгъзасы бәяләгән. Финалга 13 номинациядә 39 проект кына үткән. Башкортстанның социаль проекты беренче тапкыр финалга үткән һәм бәйгедә җиңгән.
Азамат Таһиров диплом һәм 200 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнгән. Аның командасы бу акчаларны социаль әһәмияткә ия булган башка төрле проектларга салырга ниятли.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас