Яңалыклар
2 Ноября 2021, 20:31

Төп чыршыны “җыя” башлаганнар

Аны урнаштыру бик мәшәкатьле, ди.

ufacity.infoufacity.info
Фото:ufacity.info

Уфада Яңа елга һәм шәһәрнең бәйрәм бизәлеше эшләренә әзерлек башланды.

Башкала хакимиятенең матбугат хезмәтендә  белдерүләренчә, тардицион урыннарның берсе булган Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйданда  бәйрәмнең төп символы – пиксельле чыршының –  нигезен әзерләп, каркасын да монтажлый башлаганнар.

Конструкцияне шундый иртә монтажлау чыршыны җыю  буенча эшләрнең озакка сузылуы белән бәйле. Чыршының биеклеге 32 метр тәшкил итә. Белгечләр фикеренчә, мондый конструкцияне җыюга 10нан алып 14 көнгә кадәр вакыт китә, диләр мэриядә.

“Әлеге вакытта чыршының аскы ярусын җыю эшләре бара. Бу эшкә учреждениенең 10лап хезмәткәре һәм автокран җәлеп ителгән. Уфадагы барлык бәйрәм мәйданчыклары  ноябрь уртасына расланачак”, – диләр башкала хакимиятендә.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас