

Русия Гидрометүзәге синоптиклары ноябрьдә Башкортстанда нинди һава торышы булачагын хәбәр итте.
Белгечләр фаразлары буенча, 2021 елның ноябрендә Башкортстан территориясендә уртача айлык һава температурасы нормадан 1-2 градуска югарырак булуы көтелә. Ә ноябрьдәге һава температурасы нормасы – -5,1°.
Айлык явым-төшем күләме төбәкнең төньяк өлешендә нормадан азрак булыр дип көтелә, ә көньяк өлешендә нормага якын булмакчы.
Белүебезчә, ноябрь – кыш алды ае. Гадәттә, айның 20ләрендә кар да ятарга мөмкин. Көзнең шушы мизгеленә хас булган ачы җилләре һәм салкын карлы яңгырлары кайчакта аеруча салкын тоела, шуңа тизрәк кыш җитсен иде кебек...
Чыганак: bashinform.ru