Яңалыклар
29 октябрь 2021, 05:39

“Мемориаль агачлар”

Акциядә авыл халкы, авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре, клуб мөдирләре, китапханәләр эшчәннәре катнашкан.

4 октябрьдә  Борай районының Кәшкәләү авылы советы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм Советлар Союзы Герое Әхмәт Закировка багышланган обелиск территориясендә агач үсентеләре утырту акциясендә катнашты. Исегезгә төшерәбез, урманнарны тергезү чаралары 2018 елда Владимир Путин йөкләмәсе буенча булдырылган  “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында башкарыла.

“Мемориаль агачлар” акциясенең катнашучылары исәбендә – авыл халкы, авыл биләмәсе  хакимияте хезмәткәрләре, клуб мөдирләре, китапханәләр эшчәннәре.

Мемориаль һәм истәлекле урыннардан тыш, төрле агач үсентеләре мәдәният учреждениеләре тирәли дә утыртылды. Акция барышында 100дән артык миләш, балан, чия һәм өрәңге үсентеләре утыртылды.

“Түземсезлек белән яз килүне көтәбез, чөнки үсентеләрнең ничек кышлавын беләсе килә. Һәркем үз үсентесен агротехниканың барлык таләп һәм кагыйдәләрен төгәл үтәп утыртты бит”, – ди Кәшкәләү авыл советы башлыгы Дамир Әхмәров.

Чыганак: buraevo.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас