Русия Банкы 2022 елда яңа 100 сумлык акчаны әйләнешкә чыгарачак, дип белдерде Үзәк банк рәисе урынбасары Михаил Алексеев. Купюраның эскизы расланган инде.
Анда Кызыл мәйданда урнашкан корылмалар, шулай ук Шухов башнясы, «Зарядье» паркы һәм Мәскәү дәүләт университетның төп корпусы сурәтләнгән. Купюрадагы саннар һәм язулар — эрерәк һәм контрастлы, ә рельефлы юллар начар күрүчеләр өчен уңайлырак.
Купюраның төсе элеккечә калды, әмма төсмере үзгәрде. Аны ачык төслерәк итү — купюраларның номиналларын тануны җиңеләйтә торган гомумдөнья тенденциясе.
Яңа акча кулланылышка 2022 ел ахырында кертеләчәк.