Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 октябрь 2021, 11:39

Игътибарлы булыгыз!

Һава торышы бозыла

Игътибарлы булыгыз!
Игътибарлы булыгыз!

Әле генә алтын көзләр иде. Әле генә бар дөнья алтынга төренеп, балкып утыра иде... Кояшны болытлар каплады. Көзге җил яфракларны өзеп-йолкып очырды. Салкын яңгыр аларны җиргә түшәп, бастырып китте. Озакка сузылган хозур көзге күренешләрне фотосурәтләрдән һәм күңел йомгагын сүтеп кенә күреп хисләнер көннәр җитте...

Алдагы көннәрдә юлларда сак булыгыз, дуслар! Гадәттән тыш хәлләр буенча Башкортстан дәүләт комитеты республика халкын һава шартлары бозылуы турында искәртә.

Синоптиклар белдерүенчә, 21 октябрьдә төбәк буенча кар катыш яңгыр явачак. Урыны белән ул карга әверелер. Төнлә яуган кар иртәнгә бозлавык хасил итәчәк.

Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, уртача тизлектә исә. Һава температурасы төнлә  -2, -7 градус, урыны белән +2, көндез 0, +5.

Игътибарлы булыгыз!
Игътибарлы булыгыз!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: