Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 октябрь 2021, 13:25

19 илгә җибәрелде

Чит илгә республика ашлыгы озатылды.

apksk.ru
Фото:apksk.ru

2021 елның 9 аенда Башкортстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 19 илгә ашлык һәм аның эшкәртү продуктларын төяп озатты.

Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре 125,43 мең тонна  чит илгә  чыгарыласы ашлыкны тикшереп җибәрде:

Башкортстан  ашлыгын Бельгиягә, Венгриягә, Германиягә, Даниягә, Нидерландка, Норвегиягә, Польшага, Латвиягә, Литвага һәм  Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусия, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан республикаларына, шулай ук Кытайга, Монголиягә, Төркиягә озаттылар.

Чит илгә җибәрелгән бөртекле культураларның күләме 75,96 мең тонна тәшкил итте, шул исәптән 46,52 мең тонна арпа, 15,09 мең тонна бодай, 8,92 мең тонна җитен, 2,47 мең тонна  арыш, 750 тонна карабодай, 260 тонна горчица.

Продукциянең сынау партиясе тикшерүләр үтте, чит ил таләпләренә туры килә, фитосанитар сертификатлар алынган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: