Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 октябрь 2021, 16:11

Шахмат сөючеләр очрашты

Серле уен.

Шахмат сөючеләр очрашты
Шахмат сөючеләр очрашты

Серле уен.

 

Ир-атлар арасында беренче урында Никита Витюгов бара. Хатын-кызлар арасында беренче урынга Влентина Гунина чыкты. Ул ике тур рәттән җиңү яулады.

Русия Шахмат федерациясе, Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырылучы «Музейларда шахмат» программасы кысаларында үткәрелә торган Русия чемпионатларының суперфиналларында социаль программа көне оештырыла. Бу көннәрдә яшь шахматчылар һәм шахмат хәрәкәте ветераннары гроссмейстер белән бер үк вакытта сеансларда уйнарга, лекция тыңларга мөмкинлек алды.

 

Уфада берничә чара узды, анда 50гә якын кеше катнашты. Беренче булып М.В. Нестеров исемендәге башкорт дәүләт сәнгать музеенда бер үк вакытта уйнау сеансы булды: танылган гроссмейстер, тренер һәм комментатор Сергей Шипов белән инвалид балалар өчен республика дистанцион белем бирү үзәге Стәрлетамак бүлекчәсенең һәм чукрак балалар өчен Стәрлетамак коррекция интернат-мәктәбенең тугыз укучысы, шулай ук аларның педагоглары уйнады.

Шул ук көнне "Лайфстайл" үзәгендә 38 тактада бер үк вакытта уйнау сеанслары узды, анда балалар белән гроссмейстерлар һәм комментаторлар Евгений Мирошниченко һәм Александр Шиманов уйнадылар.

Шахмат сөючеләр Суперфиналны да күрә алды. Nesterov Plaza отеленең фойесында шахмат музее ясалган. Музей кураторы, тарих фәннәре кандидаты Дмитрий Олейников теләүчеләр өчен экскурсия оештырган. Гроссмейстерлар Евгений Мирошниченко һәм Александр Шиманов турнирга инглиз телендә комментарий биреп бара.

 

Фото: Башинформ

Шахмат сөючеләр очрашты
Шахмат сөючеләр очрашты
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: