Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 октябрь 2021, 11:29

Экология ни хәлдә?

Иң мөһим бурыч.

Экология ни хәлдә?
Экология ни хәлдә?

Иң мөһим бурыч.

 

Башкортстан Финанслар һәм Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыклары 2030 елга кадәр билгеләнгән “юл картасы”н камилләштерү буенча эшен берлектә дәвам итә. Программа һаваны чистартуга багышланган.

 Республика хөкүмәте өчен төбәк халкының экологик хәвефсезлеген хәстәрләү иң мөһим бурыч булып кала.

Арытаба зур шәһәрләрдә һаваның чисталыгын тикшерү буенча территориаль күзәтү системаларын булдыру күз уңында тотыла. Яңа автоматлаштырылган тикшерү станцияләре булдырылачак. Атмосфераны тикшерү буенча бердәм республика Үзәге төзеләчәк һәм башка шартлар камилләштереләчәк.

2022-2024 елларга атмосфераның чисталыгын тикшерү буенча  автоматик станцияләрне эшләтү өчен бюджетка 13,2 млн. сум салынган.

–«Юл картасы»н реализацияләү өчен күп акча таләп ителәчәк. Муниципалитетлар, сәнәгать оешмалары белән берлектә федераль акчаларны җәлеп итү буенча эш алып барыла, - диде БР финанслар министры Лира Ихтисамова. Бу эшләр “Экология” гомумдәүәт проекты кысаларында алып барыла.

 

Экология ни хәлдә?
Экология ни хәлдә?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: