Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 октябрь 2021, 13:38

4 көн ял итәбез

Май бәйрәмнәрендәге яллар да билгеле.

news.guranka.ru
Фото:news.guranka.ru

Ноябрьдә русиялеләрне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан  4 көн рәттән ял көтә.

Эш көне булмаган көннәр өстәмә ял көне исәбенә озайтылган, дип хәбәр итә “Российская газета”. 4 ноябрь быел пәнҗешәмбе көненә туры килгәнгә, җомга көне дә ял булачак. Аннан соң гадәттәгечә ял көннәре – шимбә белән якшәмбедә – дә ял итәчәкбез.

3 ноябрьдә исә безне кыскартылган эш көне көтә. Ноябрьгә планлаштырылган отпусклар да озайтыла. Закон буенча эш бирүче хезмәткәренә тагы бер ял көне бирүдән баш тарта алмый.

Халыклар бердәмлеге көне – русиядә 4 ноябрьдә ел саен үткәрелә торган бәйрәм. Ул 1612 елгы ваыйгалар хатирәсе буларак билгеләнә. Ул вакытта  Кузьма (Козьма) Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне Польша интервентларыннан азат иткән.

Традиция буларак, 4 ноябрь көнне Русиядә акцияләр, концертлар, урамнарда йөрүләр оештырыла.

Моңа кадәр Русия хөкүмәте 2022 елга җитештерү календарен раслады. Яңа елда русиялеләр 1еннән алып 9 гыйнварга кадәр ял итәчәкләр. 2021 елның 31 декабре  – ял көне.

Алдагы елда май бәйрәмнәре 30 апрельдән 3 майга кадәр, аннары 7 майдан 10 майгача дәвам итәчәк.

Шулай итеп, 3 атнадан безне 4 көнлек яллар көтә. Болай булгач, тагы да дәртләнебрәк эшлибез бит инде, әйеме, дуслар?!

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: