Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 октябрь 2021, 12:39

Владимир Маркин вафат

Хәтерлисезме аны?

tvc.ru
Фото:tvc.ru

Русия Тикшерү комитетының элекке рәсми вәкиле Владимир Маркин вафат. Бу хакта мәрхүмнең туганнары хәбәр итә.

 64 яшьлек Маркин үз өендә озак вакыт чир белән көрәшкәннән соң якты дөнья белән хушлашкан.

Владимир Маркин 1956 елда дөньяга килгән, 2007 елдан алып Прокуратура карамагындагы Тикшерү комитетының рәсми вәкиле булган. Соңрак,  2011 елда Тикшерү комитеты үзаллы ведомство буларак оештырылгач, юстиция генерал-майоры һәм  юстициянең 3 класс дәүләт киңәшчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән.

2016 елда Маркин Тикшерү комитетыннан китте, аны  “РусГидро” компаниясе генераль директорының беренче урынбасары итеп тәгаенләделәр. Ул шулай ук Русия футбол берлегенең хәвефсезлек һәм  җанатарлар белән эш буенча комитет белән җитәкчелек иткән иде.

Чыганак: lenta.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: