Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 октябрь 2021, 09:56

Тагын әбиләр чуагы килә?..

Бер килгән иде түгелме соң ул?

goodfon.ru
goodfon.ru

Әллә синоптиклар ялгыша, әллә табигать саташамы – соңгы чорда һава торышын аңлап бетәрлек түгел.

Синоптиклар фаразларына таянып, әбиләр чуагы башланды дип сентябрь ахырында бер язган идек. Әмма бүген янә яңа мәгълүмат килеп иреште – тагын әбиләр чуагы килә, диләр.

Бүгеннән, ягъни 11 октябрьдән коры һәм көзчә җылы һава торышы урын алачак. Республиканың үзәк районнарында атна буена җылы көннәр торачак: һава температурасы 12-14 градуска кадәр күтәреләчәк. Төннәрен термометр баганалары +3, +7 градус күрсәтәчәк. Явым-төшем фаразланмый.

Мондый һава торышы, гадәттә, әбиләр чуагы дип атала. Ул Башкортстанда атна буена сакланачак. Ә 18 октябрьдән соң көннәр бозылачак икән. Көндез һава температурасы +7, +9 градус булса, төннәрен шактый суытачак. Сибәләп торучы вак яңгырлар башланачак.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: