Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 октябрь 2021, 20:34

Искиткеч, миңа ошады!

Казахстан кунаклары шулай диде.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 11 октябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казахстанның сәүдә һәм интеграция министры Бахыт Солтанов һәм Көнбатыш-Казах өлкәсенең хакиме Гали Искалиев белән Республиканың Идарә итү үзәгендә булдылар.

Башкортстанның Идарә үзәге җитәкчесе Елена Прочаковская Үзәкнең эш алымнары белән таныштырды. Әлеге Үзәк ярдәмендә проблемаларның комплекслы хәл ителешенә кунаклар югары бәя бирде.

“Искиткеч, миңа охшады! Башкортстандагы коллегалардан өйрәнергә була, дип уйлыйм. Мондый уңышларны берләштерергә кирәк”, – диде Бахыт Солтанов.

Радий Хәбиров, сәфәргә йомгак ясап, кунакларга хезмәттәшлек өчен рәхмәтен җиткерде һәм тугандаш халыклар файдасына бердәм эшләү теләген җиткерде.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: