Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 октябрь 2021, 13:40

Көзге муллык ярминкәсе - Илештә

Республика көне уңаеннан Югары Яркәйдәге яңа базар мәйданында ярминкә үтте.

Көзге муллык ярминкәсе - Илештә
Көзге муллык ярминкәсе - Илештә

Көн дә иртәдән ямьле булып, бәйрәм кәефе өстәде. Республика көне уңаеннан оештырылган чара халык активлыгы белән үтте.  Иртәнге сәгатьләрдә базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләп торды.

Бу көнне халыкка  аграрийлар, предприятиеләр, эшкуарлар, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы һ.б төрле товарлар тәкъдим итте. Халык экологик яктан чиста яшелчә, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сыйфатлы ит, сөт продукцияләре сатып алды. Тәкъдим ителгән товарларның хакы да чагыштырмача арзан иде. Шулай ук районның авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән салам төягән автомашиналар да килде.

 Гомумән,  шәхси предприятие  һәм хуҗалыклар тавык итләре, балык, бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, хәтта төрле гөмбәләр белән халык ихтыяҗын канәгатьләндерүргә зур өлеш кертте. Ярминкәдә төрле  җиләк-җимеш агачлары, куаклары үсентеләрен тәкъдим итүчеләр дә бар иде.

Район мәдәният сарае артистлары да читтә калмады, ярминкәгә бәйрәм төсе өстәп, мәйданны моңлы да, дәртле дә җырларына күмде. Гомумән, ярминкә бай да, күңелле дә булды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: