Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 октябрь 2021, 10:59

Салют булмый

Бу нәрсәгә бәйле? Әллә акча экономияләргә җыеналармы?

saratov.bezformata.com
saratov.bezformata.com

Быел Республика көне уңаеннан башкалада бәйрәм салюты булмаячак. Бу коронавирус буенча эпидемиологик хәлнең мөшкел булуына бәйле. Әлеге хәбәрнең дөреслеген шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтеннән расладылар, дип яза “АиФ Уфа” басмасы.

Мэриядән әйтүләренчә, калган чаралар ковид таралуга юл куймау өчен хәвефсезлек чараларын күздә тотып оештырылачак. Кайсыбер акцияләр онлайн-режимда үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 4 октябрьдән дәүләт һәм муниципаль музейларда, театр, китапханә, мәдәният йортлары, кинотеатрларда, шулай ук массакүләм спорт чараларына керү өчен вакцинация үтү турында сертификат яки 6 ай эчендә коронавирус үткәрү турында белешмә таләп ителә башлады.

12 октябрьдән 27сенә кадәр сәүдә үзәкләренә, шәхси музей, күргәзмә заллары, китапханәләр, кинотеатрлар, концерт залларына, матурлык, СПА-салоннарына, солярий, мунча, сауна, физкультура-савыктыру комплексларына, фитнес-клубларга, бассейннарга; ресторан һәм кафеларга керү, шәһәрара автобусларга һәм “Орлан” поездына билет сатып алу вакцинация үтү турында сертификат, 6 ай эчендә коронавирус үткәрү турында белешмә яки ПЦР-тестның нәтиҗәсе кире булганда гына рөхсәт ителәчәк. Ә 27 октябрьдән ПЦР һәм медотводлар кабул ителмәячәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: