Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 октябрь 2021, 11:55

Бүздәк районы башлыгы эшеннән китә

Ни сәбәпле?

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Бүздәк районы башлыгы Азат Арсланов үз эшеннән китте, дип хәбәр итәләр район хакимиятеннән.

Азат Арсланов отставкага китүе турында үз теләге белән гариза язган. Ул бергә эшләгән чор өчен район халкына, хакимият коллективына, депутатлар корпусына, авыл биләмәләре башлыкларына, предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәтен җиткергән.

“Конкурс процедуралары үткән вакытта Бүздәк районы хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча Илнур Игдиев башкарачак”, – диләр муниципалитеттан.

Илнур Вилмир улы шушы районда туган. Әлегә кадәр ул Аскын районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән.

Әйткәндәй, бу атнада Авыргазы районы башлыгы Зөфәр Идрисов та вазифасыннан үз теләге белән китү турында гариза язган иде. Ул хезмәт юлын Уфа хакимиятендә дәвам итәчәк, диләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: