+17 °С
Яңгыр
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург Халыкара газ форумында Башкортстан стенды белән танышты.
X Петербург Халыкара газ форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән төбәкара хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште.
Радий Хәбиров Татарстан делегациясен икътисади һәм гуманитар элемтәләрне тагын да ныгыту турында фикер алышу өчен Башкортстанга чакырды.
"Миңа калса бу фото үзе күп нәрсә турында сөйли", – дип язды Башкортстан Башлыгы үзенең социаль челтәрләрдәге битендә.