

Башкортстан статистика комитеты мәгълүматларына ярашлы, барыннан бигрәк помидор кыйммәтләнгән. Бәясе 12 процентка арткан бу яшелчәнең килосы хәзер уртача 95 сум тора.
Йомырка бәясе 8 процентка менгән — әле бер дистә йомырка уртача 61 сум тора. Хакы 5,1 процентка үсеп киткән ярымысланган һәм пешерелгән-ысланган колбасаның килограммы 445 сумга кадәр җитте.
Шоколад кәнфитләре, балалар ит һәм яшелчә консервалары, он, акмай, эремчек, сөт, карабодай, туңдырылган балык, бәрәңге, сыер, сарык һәм тавык ите, кыяр, маргарин, дөге, тары, вермишель, арыш икмәге һәм арыш катыш бодай икмәге, сосиска, сарделькаларның бәяләре бер атна эчендә 0,2— 3,9 процентка кыйммәтләнде. Шул ук вакытта, кайбер азык-төлекнең бәясе, сизелерлек булмаса да, түбән төшкән. Алар арасында суган, кишер, алма, чәй, көнбагыш мае, пешкән колбаса, каймак, сыр бәясе 0,02 —0,8 процентка арзанайган. Ә менә бодай оны, печенье, шикәр, тоз бәяләре үзгәрешсез калган.