Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 октябрь 2021, 18:00

Бәйрәм алдыннан бүләкләр тапшырылды

Уфада үз өлкәсендә зур уңышларга ирешкән төрле һөнәр ияләрен хөрмәтләү тантанасы булды.

Бәйрәм алдыннан бүләкләр тапшырылды
Бәйрәм алдыннан бүләкләр тапшырылды

Уфада үз өлкәсендә зур уңышларга ирешкән төрле һөнәр ияләрен хөрмәтләү тантанасы булды.
Республика көне алдыннан дәүләт бүләкләрен Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин тапшырды. 
"Республика өчен 11 октябрь – әһәмиятле дата, чөнки бу көнне Башкортстанның туган көне. Ул Русия муенсасында чын бриллиант, Русия федерализмының һәм ил бердәмлегенең терәге булып тора. Сез барыгыз да үз эшегезнең чын осталары, талантлы кешеләр, безнең туган Башкортстаныбызның патриотлары. Сезнең һәркайсыгыз – республика горурлыгы, без сезнең тәҗрибәгезне югары бәялибез. Без үз алдыбызга зур бурычлар куябыз, алар күп көч таләп итә. Әмма пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, Башкортстан үсә, социаль объектлар төзелә", – дип билгеләп үтте Александр Сидякин. 
Ул Уфада студентлар кампусы төзеләчәге, Евразия китапханәсе проектлануы, Башкортстан башкаласы үзенең 450 еллыгына сизелерлек үзгәрәчәге турында сөйләде. 
Бүген Башкортстан дәүләт бүләкләрен төрле тармакларда эшләүче 70тән артык кеше алды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: