Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 октябрь 2021, 17:39

Ашыгулар һәлакәткә илтмәсен өчен

Башкортстанда федераль трассалар участокларында юл-транспорт һәлакәтләре саны ике тапкырга диярлек кимегән.

Ашыгулар һәлакәткә илтмәсен өчен
Ашыгулар һәлакәткә илтмәсен өчен

Башкортстанда федераль трассалар участокларында юл-транспорт һәлакәтләре саны ике тапкырга диярлек кимегән.

Башкортстанның Р-240 Уфа-Ырынбур федераль трассасы участогында фотовидеофиксация камералары куелган урыннарда юл һәлактләре саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр кимегән. Мондый мәгълүматларны Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте җиткерә. 
Шул ук вакытта юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны арта. Бу федераль трассаларда юлларның яхшыруына бәйле. Машина йөртүчеләр рөхсәт ителгән тизлекне үтәми, ашыга. 
Шуңа күрә фотовидеофиксация комплексларын арттыру турындагы карар бердәнбер дөрес юл.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров федераль әһәмияттәге гомум файдаланудагы автомобиль юлларында өстәмә 100 берәмлек юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фотовидеофиксацияләү комплексы урнаштырырга кушты. 
Бүгенге көндә Р-240 Уфа-Ырынбур юлында камералар саны 40 берәмлеккә арткан. М-7 «Волга» трассасында яңа 20 камера куелган.

ФВФ комплексларын урнаштыру тизлек режимын контрольдә тотарга, юл һаләкәтләре аеруча еш була торган участокларны билгеләргә ярдәм итәчәк.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: