

Бөтенрусия халык исәбен алуга санаулы көннәр калды. Исегезгә тешерәбез: ул быел 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр илнең бөтен төбәкләрендә дә үтәчәк. Әлеге җаваплы чараны үткәрү буенча әзерлек эшләренең Башкортстанда ничек баруы хакында Башкортстан статистика комитеты идарәсе җитәкчесе Әкрәм Ганиев җиткерде.
Әкрәм Ганиев билгеләвенчә, халык бертуктаусыз хәрәкәттә булуы сәбәпле, статистика органнары 15 октябрьгә кадәр үзенең территориаль урнашуын үзгәртүе мөмкин булган кешеләр турында белешмәләр җыйган. Яңа туганнар һәм дөньядан китүчеләр аерым игътибар белән исәпкә алыначак. Мәсәлән, 1 октябрьдән соң үлгәннәрне яңадан исәпкә алачаклар, ә бу датадан соң туганнар җанисәп барышында исәпкә язылмаячак.
Башкортстанда җанисәп алучылар штаты, шул исәптә резервтагылар да, әзер. Сайланган кандидатлар арасында 84,5 проценты коронавирустан вакцина ясаткан. Җанисәп алу барышында алар кирәкле шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк.
Җанисәп алу участокларында һәр көнне бүлмәләрне җыештыру, җилләтү, социаль дистанцияне саклау, эпидемиягә каршы башка төрле чараларны саклау эшләре алып барылачак.
Әкрәм Ганиев белдерүенчә, Башкортстан халык исәбен алуга тулысынча әзер. Аның беренче оператив йомгаклары 2021елның декабрендә билгеле булачак.