

Республикада соңгы берничә көндә +12 градускача җылытачак. Бу хакта синоптиклар хәбәр итә.
Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, иртәгә, 5 октябрьдә, Башкортстанда явым-төшем көтелми. Урта тизлектәге җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштанисәчәк.
Һава температурасы төнлә -0, -5 градус, республиканың төньяк-көнчыгышы буенча -10 градускача салкын булуы ихтимал. Көндез җылырак – +5... +10 градус җылы.
6 октябрьдә урыны белән кар катыш яңгыр явуы мөмкин. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +2... -3 градус, аязытканда -8 градускача салкын булуы мөмкин. Көндез җылырак – +7... +12 градус җылы.
Бүген, 4 октябрьдә, Башкортстан территориясендә җитди явым-төшем көтелми. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы көндез +3... +8 градус җылы булмакчы.
Чыганак: bashinform.ru