+21 °С
Болытлы


Октябрьгә дә аяк бастык. Ничек килер ул, җылы көннәре булырмы?
Синоптикларның якынча фаразлары буенча, кояшлы көннәр әйләнеп кайтырга тиеш.
“Гисметое Уфа” порталы мәгълүматы буенча, ялларда яңгыр көтелә, әмма көннәр чагыштырмача җылы торачак. Көндез термометр баганалары +10 градуска күтәреләчәк.
Алдагы атнада да шундый ук һава торышы сакланачак. Шулай да явым-төшем кими, диләр. 4-7 октябрьдә аязлы-болытлы булса, 8-9 октябрьдә кояш елмаячак.