

Башкортстан халкын октябрьдә өстәмә ял көне көтә, дип хәбәр итәләр төбәкнең Хезмәт министрлыгыннан.
Республика законына ярашлы, 11 октябрьдә Республика көне билгеләнә. Ул Башкорт Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул итү көненә бәйле.
Республика көне эшләми торган бәйрәм датасы булып тора.
“2021 елда 11 октябрь дүшәмбегә туры килә. 8 октябрь – җомга эш вакыты кыскармый, – дип аңлаталар Министрлыктан. – Шулай итеп, атнасына биш көн эшләүчеләр өчен 9, 10 һәм 11 октябрь ял көне булачак”.
Русия Федерациясенең хезмәт законына ярашлы, төп яки өстәмә түләүле отпуск бирелгәндә эшләми торган 11 октябрь – Республика көне отпускның календарь көннәре санына кертелми.