Яңалыклар
1 октябрь 2021, 06:21

Газ автозаправкалау станцияләрен төзү дәвам итәчәк

Ел саен кимендә 10 заправкалау станциясен төзү планлаштырыла.

Газ автозаправкалау станцияләрен төзү дәвам итәчәкГаз автозаправкалау станцияләрен төзү дәвам итәчәк
Газ автозаправкалау станцияләрен төзү дәвам итәчәк

2022-2024 елларда Башкортстанда газ моторы ягулыгы сыйфатында табигый газны файдалануны арттыру максатында федераль бюджеттан дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Бу максатны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан - 720 миллион, республика бюджетыннан 120 млн. сум бүленәчәк. Ел саен кимендә 10 заправкалау станциясен төзү планлаштырыла.
Моннан тыш, мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ (метан) файдалануга транспорт чараларын күчерү буенча эшләр башкарган эшкуарлык субъектларына 143,7 млн. сум бүленәчәк. Бу исә ел саен кимендә 2 мең транспорт чарасын газ ягулыгына күчерү мөмкинлеген бирәчәк.
Башкортстан Республикасында әлеге ярдәм 2019 елдан алып күрсәтелә. Мәсәлән, 2019 - 2021 еллар эчендә бу максат өчен ике дәрәҗә бюджеттан 782, 9 млн. сум бүленгән.

Правительство Республики Башкортостан

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас