Яңалыклар
1 октябрь 2021, 07:21

Чиләбедә Башкорт мәдәнияте көннәре бара

Быелгы чаралар Чиләбе шәһәрендә, өлкәнең Кунашак һәм Аргаяш районнарында барды.

Чиләбедә Башкорт мәдәнияте көннәре бараЧиләбедә Башкорт мәдәнияте көннәре бара
Чиләбедә Башкорт мәдәнияте көннәре бара

Чиләбе өлкәсе белән Башкортстан Республикасы хөкүмәтләре арасында социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында төзелгән килешүгә ярашлы ел саен Чиләбе өлкәсендә Башкорт мәдәнияте һәм мәгърифәте көннәре үтә. Быелгы чаралар Чиләбе шәһәрендә, өлкәнең Кунашак һәм Аргаяш районнарында бара.
Чараның беренче эш көнендә Кунашак районы җәмәгатьчелеге, башкорт теле укытучылары һәм башкорт теле укытылган мәктәп директорлары белән очрашу үтте. Очрашуга Башкортстаннан Бөтендөнья Башкортлары корылтае, БР Мәгариф һәм фән министрлыгы, БР Халыклар дуслыгы йорты вәкилләреннән торган делегация барды.
Бүген Чиләбе өлкәсендә 162 мең башкорт санала. Алар Кунашак, Аргаяш, Красноармейск, Сосновка, Чибәркүл районнарында яши. Шулай ук өлкәнең көньягында урнашкан Магнитогорск, Троицк шәһәрләрендә, Агапов, Кызыл районнарында яшиләр.
"Безнең бурыч - ел саен Башкортстаннан читтә яшәүче ватандашларыбыз өчен башкорт җырлары һәм биюләрен өйрәтү буенча мастер-класслар үткәрү, курай, кубызда уйнарга өйрәтү. Бу - күренекле дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, шагыйрьләр, спортчылар ватаны. Биредә Кадир Даян, Мөхәммәтяр Хәй, Галим Сәләмов, Шәриф Тимергазин, Советлар Союзы геройлары Барый Солтанов, Гаяз Баймурзин, башкорт тарихына исем-шәрифләре кергән башка күренекле кешеләр туып-үскән. Чиләбе өлкәсе җитәкчелеге башкорт теле һәм мәдәниятен саклауда зур эш башкара", - дип билгеләде Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге даими вәкиле Әлфир Баимов.
Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Галим Якупов үзенең чыгышында шәҗәрәләрен төзергә чакырып, башкортларның үз тамырларын белү әһәмиятенә басым ясады. Чиләбелеләр исә Башкортстаннан килгән кунакларны башкорт теле һәм мәдәниятен саклау буенча нинди эшләр һәм чаралар башкарулары һәм яңа проектлары белән таныштырдылар.
"Башкорт корылтае" Чиләбе өлкә иҗтимагый оешмасы рәисе Морис Йосыпов киләчәктә мондый чараларны үткәрү мөһимлеген, мастер-классларның бик файдалы булуын, өлкәдәге башкорт оешмаларының мәдәният, тел, йолаларны сакларга тырышулары турында бәян итте.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас