

Радий Хәбиров: Казахстанга сәфәр бик нәтиҗәле булды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге зур делегация Казахстанда рәсми эш сәфәрендә булды. Биредә 17 меңгә якын башкорт яши. Аларның күбесе СССРдан әле Нур-Солтан шәһәре булган - элекке Целиноград дигән җирләргә чирәм җирләрне үзләштерергә килгән. Казахстанда яшәүче якташларыбыз туган җирдән килүчеләрне ихлас каршы алды һәм кайгыртучанлык күрсәтүе өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде. Радий Фәрит улы аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. «Акбузат» оешмасы җитәкчесе Рәмзия Батыргәрәева “Дуслык йорты”нда Башкортстан кабинетын оештыруда ярдәм сорады. Анда башкорт телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе ачарга ниятлиләр. Радий Фәрит улы«Акбузат»ка ярдәм итү чараларын якын арада билгеләргә тырышырбыз, диде. Бу очрашуда төбәк Башлыгы БДБ илләрендә, шул исәптән, Казахстанда яшәүче якташларга югары уку йортларында белем алу мөмкинлекләрен киңәйтү мәсьәләләрен, Русия һәм Башкортстанга кире кайтучылар өчен һөнәри чикләүләргә кагылышлы программаны карап, тыюлар йомшартыласын белдерде.
Очрашуда Уфа һәм Нур-Солтан арасында булдырыласы туры авиарейс турында да сүз күтәрелде.
“Бөтен килешүләргә ирешелгән. Бу рейсларны үтәргә әзер авиакомпания бар. Билет хаклары көч җитәрлек булыр. Яңа юнәлеш эшкуарлар һәм туристлар тарафыннан соратылган булыр дип ышанам ”, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Очрашу азагында Радий Фәрит улы якташларга Дәүләт бүләкләре тапшырды.