Яңалыклар
30 Сентября 2021, 14:45

Иҗади проектларга – 25 миллион сумлык грантлар

Бу акчалар Башкортстанга бирелә.

Мәдәни башлангычларның президент фондының беренче грант бәйгесендә Башкортстан проектларына уңыш елмайды.

Республикадан барлыгы 356 заявка бирелгән булса, аларның 41е җиңеп чыкты. Грантларның гомум суммасы 25,17 миллион сум тәшкил итә.

Башкортстанда мондый ярдәмгә күптән өмет итәләр иде. Безнекеләр проектларның төрлелеге белән аерылып торды. Анда һөнәри сәнгать тә, халык иҗаты да, китапханә һәм кино юнәлешләре дә бар. Музейлар, әдәби һәм фольклор проектлар, экскурсия маршрутлары, шагыйрь-җырчылар да хуплау алды.

“Бу – республиканың мәдәни тармагы өчен бик мөһим вакыйга. Әлеге тармак алга зур сикереш ясар дигән өмет бар. Ә мәдәният – ул тормыш нигезе”, – диде Русия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы рәисе Александр Кузьменко.

Грантларга заявка бирүчеләр арасында иң активы Уфа булды. Аның өлешендә – 9 җиңү. Сибайдан – 4, Гафуридан – 3, Бишбүләк, Дәүләкән районнарыннан, Стәрлетамак һәм Нефтекама шәһәрләреннән 2шәр проект җиңү яулады.

Хөкүмәт фондыннан ярдәм алган иң эрек проект – “Җир сүзе / Онлайн 2.0” төбәкара санлы мәгариф кинопроекты. Ул 2 986 690 сумлык грантка ия булды. Аның катнашучылары 75 сценарий язачак һәм Русия халыклары телендә 45 фильм төшерәчәк.

Ә иң аз суммалы грант Бишбүләк районына бүленгән. Суммасы – 180 729 сум. Ул Каныкай авылында паласлар әзерләү буенча иҗади остаханә булдыруга юнәлтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез: Мәдәни башлангычлар фонды 2021 елның маенда Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан төзелде.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас