

Ел башыннан алып “чит илгә чыгарга тыелган”нар статусында 800 мең бурычлы булган, дип хәбәр итәләр БР буенча Суд приставлары федераль хезмәтенең идарәсендә. Чит илләргә баруны тыю ысулын куллану аларның санын 347,9 меңгә кадәр кыскартырга мөмкинлек биргән.
Мәсәлән, Уфаның Калинин районында яшәүче ханым бурычлары 2 миллион сумнан ашкан 3 кредитын түләмәгән. Кредитлары буенча бурычларын ул акрынлап түли барган, әмма тулысынча Испаниягә барырга җыенгач кына каплаган. Шундый зур бурычы булып аны аэропорттан чыгармаслар иде. Әйе, җәмәгать. Халык та бит бер дә юкка: “Авыруың булса булсын, бурычың булмасын”, – димәгән. Чөнки чир ул – бары синеке генә, ә бурычны кешегә кайтарырга кирәк.
Чыганак: bashinform.ru