

Кырмыскалы районында 30 сентябрьдән алып 2 октябрьгә “Башкортстан яшьләре җыены-2021” II төбәкара мәгариф-мәдәни форумы үтәчәк.
Әлеге чара 12 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучыларын, студентларны, авыл яшьләрен, эшче яшьләрне, яшьләр оешмалары активистларын, яшь мәдәният хезмәткәрләрен, эшкуарларны, проектлар авторларын берләштерәчәк.
Өч көн дәвамында катнашучылар белән төбәк һәм федераль спикерлар эшләячәк. Яшьләр комитетының яшьләр проектлары конкурслары экспертлары, стендап һәм бизнес-тренерлар проектлы сессияләр үткәрәчәк; социаль проектлау, яшьләр идеяләренең менеджмент һәм брединг трендлары турында сөйләячәк.
Җыен барышында интерактив һәм күңел ачу мәйданнары, киберспрот зонасы, Ашмаркет эшләячәк. Соңгысында катнашучылар мәдәни-спорт чараларында актив катнашканнары өчен җыйган “җыенчык”ларга истәлекле бүләк ала алачак.
Җыенның соңгы көнендә “Русиянең яшь эшкуары-2021” бөтенрусия конкурсының төбәк этабы финалы узачак. Төбәк бизнес-экспертлары һәм тәҗрибәле эшкуарлар яшьләрнең уңышлы проектларын билгеләячәк. Аларүз чиратында конкурсның федераль этабында Башкортстан исеменнән чыгыш ясаячак.
Чара 30 сентябрьнең 13.30 сәгатендә башлана.