

Казахстанда Башкортстан республикасының Конгресс-бюросы ачылды.
“Без аны икътисади партнерлыкны алга таба да ныгытуга, республикага яңа инвестицияләр җәлеп итүгә, сәнәгать, төзелеш, социаль, гуманитар, фәнни өлкәләрдә Казахстан ягы белән уртак проектларны тормышка ашыруга юнәлтәбез.
Әлеге бурычларны хәл итү өчен «Астана» халыкара финанс үзәге мәйданын сайлау очраклы түгел. Күпфункцияле үзәк дөнья финанс үзәкләренең эш стандартларына нигезләнә һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүнең нәтиҗәле ноктасы булып тора”, –дип язды үз сәхифәсендә Башкортстан Башлыгы.
Нур-Солтанда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казахстанның Көнбатыш Казахстан өлкәсе хакиме Гали Искалиев белән очрашты. Алар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, сәнәгать, һәм мәдәни-мәгариф элемтәләрен ныгыту турында сүз алып барды.
– Башкортстанның уңышлы үсүен беләбез. Республика бизнесы экспортка актив чыгуын күрәбез. Казахстанның барлык төбәкләре дә сезнең белән хезмәттәшлек итәргә теләр, – диде Гали Искалиев.
Очрашу барышында җитәкчеләр ике төбәк хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар. Беренче чиратта, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм фән хакында сүз барды. Мәсәлән, Көнбатыш Казахстанда газның һәм газ конденсатының эре яткылыклары бар. Төбәккә Казахстанда газ конденсаты чыгаруның гомум күләменең 99 проценты туры килә. Шуңа күрә өлкә Башкортстанның газ эшкәртү предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү яклы.
Шулай ук Радий Хәбиров һәм Казахстан Парламенты Сенаты рәисе Маулен Әшимбаевның эшлекле очрашуы булып узды. Алар үзара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм законнар чыгару эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашу турында фикер алышты.
– Русия – Казахстанның стратегик партнеры. Безнең илләр арасында икътисад һәм гуманитар юнәлешләр өлкәсендә хезмәттәшлек актив үсә. Әлбәттә, без Русиянең төбәкләре белән бәйләнешләргә зур игътибар бирәбез. Безнең халыкларны уртак тарихи тамырлар һәм күптәнге мәдәни мөнәсәбәтләр бәйли. Шуңа күрә сезнең делегация визиты үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә яңа импульс бирер дип ышанам, – диде Маулен Әшимбаев.
Башкортстан Башлыгы безнең республикада икътисадның төрле тармакларында бизнес-проектларны тормышка ашыручы инвесторларга ярдәм итү чаралары турында әйтте. Бу җәһәттән Казахстан белән хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы потенциал барлыгын билгеләп үтте.
Дуслык йортында Радий Хәбиров Казахстанда яшәүче якташларыбыз белнә очрашты. Барлыгы анда 17 мең башкорт яши.
“Акбузат” башкорт этно-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Урал Азнабаев мондый югары дәрәҗәдә очрашуның беренче тапкыр узуын билгеләп, зур шатлык һәм горурлык кичерүен әйтте.