

Әҗәле шунда көткәнме?..
Төмән шәһәрендәге «ЛетоЛето» аквапаркында ял иткәндә бер хатын-кыз вафат булган. РФ Тикшерү комитетының Төмән өлкәсе буенча идарәлеге белгечләре хәлне ачыклау белән мәшгуль, дип хәбәр итәләр ведомство сайтында.
Хатын-кызга 44 яшь булган. Ул аквапарк тавыннан шуып төшкәндә һушын югалткан. Ашыгыч ярдәм табиблары реанимация ясаса да, ханымны алып кала алмаганнар, ул үлгән.
“Андагы халык ханымның таза гәүдәле булуын, чынлап та куркыныч таудан төшеп китүен, төшеп барганда һушсыз булуын дәлилләгән”, – ди Znak.com.
Аквапарк ачылганнан бирле биредә миллионга якын кеше ял иткән. Мондый очрак беренчегә.
“Иминлеккә зур игътибар бирелә, кунакларның иминлеген көн саен дүрт дистәләп инструктор тикшереп тора. Кешенең буена, гәүдә авырлыгына, яшенә карап кына аттракционнарга кертәләр. Һәр аттракцион җентекле тикшерелә”, – дип җиткерә комментарийларны “Наша газета”.
Фото: regnum