

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты республикада төнлә кырау төшүен һәм көчле җил чыгуын кисәтә. Җил тизлеге соңгы тәүлектә секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.
Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча, 29 сентябрьгә каршы төндә төбәк территориясендә һавада һәм туфрак өстендә кырау төшүе көтелә, һава температурасы – -1, -6°. Көндез термометр баганалары +4, +9°ка кадәр күтәреләчәк.
“Юлларда иртән урыны белән томан төшәчәк, күренүчәнлек 500-1000 метр тәшкил итәчәк, көнчыгыш районнарда төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булуы бар”, – диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 27 сентябрь кичендә Белорет районында кар яуды. Күп кенә водительләр, моңа әзер булмыйча, шактый кыенлыклар кичергән.
Чыганак: bashinform.ru