Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 сентябрь 2021, 10:08

Котлыйбыз, Марат!

Яз гына, укыйбыз!

Котлыйбыз, Марат!
Котлыйбыз, Марат!

Яз гына, укыйбыз!

 

Кичә, 26 сентябрь көнне, кабатланмас иҗат остасы, язучы, дустыбыз Марат Кәбиров «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исмегә лаек булды. Бу хатка карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

«Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен язучы, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе хәбәрчесе Кәбиров Марат Рәфыйк улына «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исемен бирергә», — диелгән карарда.

Чын күңелдән котлыйбыз, Марат!

Дөресен әйткәндә, Маратның иҗатына мөкиббән кешеләр язучының мондый исемгә лаек булуы, булмавы турында уена керттеме икән? Укучылары өчен бер нәрсә мөһим бит – Марат тагын язсын, тагын безне бәхетле, китаплы итсен!

Маратның шигырьләренә язылган җырларны башкарып (кемнәрдер аларны сәхнәдән: “җырымны бүләк итәм”, “яңа җырымны тыңлап үтегез (үттегез)” дип тә җиффәрә), әллә кайчан мактаулы исемнәргә төренде инде.

Менә, ниһаять, Марат үзе дә хезмәтенең бер өлеш бүләгенә лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз, Марат. Игелеген күрергә язсын! Сәламәтлек телибез сиңа, Марат! Син язарсың, без укырбыз!

Фото: muslumirc.ru

Котлыйбыз, Марат!
Котлыйбыз, Марат!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: