Яңалыклар
26 Сентября 2021, 10:33

Бәйрәм белән!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров машина төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Бәйрәм белән!Бәйрәм белән!
Бәйрәм белән!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров машина төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Хөрмәтле машина төзелеше тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! 
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! 
Бүген әлеге бәйрәмне республиканың 100дән артык предприятиесе билгеләп үтә. Аларның продукциясе Башкортстаннан читтә дә киң танылган, югары сыйфаты белән дан тота. Аңа ихтыяҗ булмаган бер генә тармак та юк. 
Безнең машина төзүчеләребез илнең икътисади үсешенә, фәнни-технологик үсешендәге алдынгы бурычларны хәл итүгә, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга саллы өлеш кертә. 
Республика бу тармак даими рәвештә үссен өчен бар көчен куя. Бүген яңа үсеш драйверлары барлыкка килә. Предприятиеләрне тирән модернизацияләү, дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге базасында яңа инновацион производстволар формалаштыру бара. Алда – яңа казанышлар һәм җиңүләр. 
Барлык ветераннарга һәм машина төзелеше тармагы хезмәткәрләренә профессиональлек, җаваплылык һәм сайланган эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерәм. Башкортстан сезнең белән горурлана. 
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа биеклекләр һәм уңышлар телим!" – дип язды төбәк Башлыгы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас