Яңалыклар
26 сентябрь 2021, 16:26

Автобуслар арта

Тукталышта көтеп торулар азая 

Автобуслар артаАвтобуслар арта
Автобуслар арта

Башкала халкы өчен сөенечле хәбәр! Уфаның иң күп таләп ителгән маршрутларына 60 автобус өстәлгән. Бүген иртәннән яңа НЕФАЗ һәм “Вектор NEXT” автобуслары линиягә чыккан.

Бу бер атна элек төбәк Башлыгы Радий Хәбиров караган һәм “Башавтотранс”ка тапшырган автобуслар инде.

Яңа техника 51, 69, 75, 39, 30 һәм 30К маршрутларына өстәлгән.

Яңа техниканың бер өлешен шәһәр яны маршрутларына алганнар. Аэропорттан “Дзержинский урамы” тукталышына кадәр йөрүче  101 маршрут буенча да халыктан мөрәҗәгатьләр күп булган. 3 автобусны шунда өстәгәннәр.

Алдагы көннәрдә тагын 50 яңа НЕФАЗ килүе көтелә. Гомум алганда “Башавтотранс” автопаркы 220 автобуска артачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас