Яңалыклар
23 сентябрь 2021, 06:38

Җылытты дип сөенгән идек...

Быел көз кырыс холкын күрсәтә...

wallhere.comwallhere.com
Фото:wallhere.com

Кыска вакытка җылытканнан соң республика янә салкын фронт йогынтысына эләгә, дип кисәтә синоптиклар. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 23еннән алып 26 сентябрьгә кадәр республика территориясендә уртача җылылыктагы һава торышы күзәтеләчәк. Һава температурасы +8, +10° градус җылы тәшкил итәчәк. Төнлә һава температурасы  – +2,+8°, урыны белән һаваңа һәм туфрак өстендә 0,-5° кырау төшәргә мөмкин. Көндез – 11-17°.

Әмма 26 сентябрьдән 27сенә каршы төндә  салкын атмосфера фронты үтүе көтелә. Кыска вакытлы кар һәм яңгыр  явып узуы мөмкин. Кисәк кенә суытачак. Төнлә -1,-6°, көндез +4,+9° градуска кадәр җылы булуы көтелә. Республика территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы +1,+6° булуы көтелә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас