

Төркиядән чыга алмый ятучы Алия ни хәлдә?
«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә Октябрьский шәһәреннән кунакка барып, Төркиядә урлашуда гаепләнеп тоткарланган Алия Миллер Радий Хәбировка ярдәм кулы сузган өчен рәхмәт белдергән.
Төрек иминлек хезмәткәрләре Алияне отельдә 800 доллар салынган акча янчыгын урлауда гаеплиләр. Алияне, ире һәм ике баласы белән кунакханәдән куып чыгарганнар һәм алар Анталиядә арзан булмаган хакларга торак арендалап торырга мәҗбүр булганнар. Страховка буенча адвокат яллый алмаганнар – аларга юридик ярдәмдә баш тартканнар. Алия үзенең гаебен тулысынча инкар итә.
Узган атнада, бу эшкә битараф калмыйча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Алиягә ярдәм итәргә алынды.
Алия социаль челтәрләрдә үзенең яхшы адвокаты барлыккка килүен белдергән.
«Радий Фаритович Хабировка ярдәме өчен зур рәхмәт. Туган илдән ярдәм булгач, күпкә җиңелрәк. Чит илдә мондый четерекле хәлдә калу әхлакый яктан да нык авыр. Үз кешеләрен авыр хәлдә калдырмый, ярдәм кулы сузган өчен зур рәхмәт», — дип яза ул.
Алдагы көндә Алия Башкортстанның Төркиядәге Конгресс-бюро вәкиле Марат Тансыккужин белән үз хезмәтләре өчен зур сумма акча сораткан адвокатка баруы турында белдерә.
«Марат Закиевич Радий Фәрит улы кушуы буенча килде. Без адвокатта булдык, әмма ул зур сумма акчалар сорый, аны түләүнең мәгънәсе юк, чөнки мин үземнең гаепсез икәнлегемне беләм. Үземнең адвокат видеоны карап, «анда синең берни дә алмавың күренеп тора, без барын да дәлилләрбез» диде. Прокурор белән очрашакбыз, суд утырышы билгеләнәчәк. Анда минем эшем каралачак. Суд утырышы кайчанга куелыр, әле билгесез. Мин Башкортстаннан килеп ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәм. Адвокат та җаваплылыкны аңлый. Бу хәл турында барысы да белә. Адвокатым яхшы, мин бары да уңай хәл ителер дип ышанам», – ди Алия.
Фото: Алия Миллер, Instagram