

Уфада йортларга җылы бирү билгесез вакытка кичектерелә.
Моңа кадәр синоптиклар фаразлавына таянып, башкала халкына җылыны 22 сентябрьдә бирергә вәгъдә иткәннәр иде.
“Муниципалитет тарафыннан барлык йортларга җылы бирү турында карар кабул итүнең үз тәртибе билгеләнгән. Моның өчен уртача һава температурасы биш көн двәамында +8 градустан түбән булырга тиеш. Шулай булмый торып, без мондый карарны кабул итә алмыйбыз, – ди Уфа хакимият башлыгының беренче урынбасары Марат Гайнуллин. –Синоптиклар чәршәмбе көнне бездә уртача һава температурасы +8 градус булачак ди. Әмма пәнҗешәмбе +18гә күтәрелә, шимбәдә +19. Әгәр әлеге фаразлар туры килсә, без якшәмбедән исәпне башлый алабыз. Әмма һава торышы үзгәрүчән әйбер.
Марат Гайнуллин әйтүенчә, техник күзлектән чыгып сүз йөрткәндә, башкала җытыту сезонына әзер.
Социаль учреждениеләргә: мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм дәваханәләргә җылы бирелгән.
“Инде-инде” дип көтәбез. Күп тә калмаган шикелле. Иң мөһиме, хәләл акчаңны түлисе җылыны салкын фатирларда чирләп бетми генә көтеп алырга!