+5 °С
Дождь
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 сентябрь , 16:24

Сайлаудан соң концертка

Сайлау көннәренең берсендә тавыш биргән кеше үз сайлау участогында “Рәхмәт” акциясенең махсус беләзеген ала алачак. 

Сайлаудан соң концертка

17, 18 һәм 19 сентябрьдә безнең илдә Бөтенрусия бердәм тавыш бирү көннәре үтәчәк. Башкортстанда сайлаучылар сигезенче чакырылыш Русия Дәүләт думасы, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай (өстәмә сайлаулар) һәм урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаячак. 
Тавыш бирү көннәрендә традицигә әверелгән “Рәхмәт” акциясе бу юлы да оештырыла.  
Сайлау көннәренең берсендә тавыш биргән кеше үз сайлау участогында “Рәхмәт” акциясенең махсус беләзеген ала алачак. 
Әлеге беләзек ташлама белән товарлар сатып алырга яки башка хезмәт алуга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, театрга барып, концерт

карый ала.
– Быел Туймазы шәһәре һәм районында “Рәхмәт” акциясендә 49 предприятие һәм оешма катнаша, тавыш бирүчеләр өчен бер тапкыр түләүсез хезмәт күрсәтеләчәк. Безнең театр да катнаша. Тавыш бирүчеләр үз участокларында беләзекләр ала һәм безнең театрга 18 һәм 19 сентябрьдә килә алачак. 12 сәгатьтә безнең артистлар катнашлыгында театрлаштырылган концерт куела, – ди Туймазы дәүләт татар драма театры директоры Руслан Рәфис улы Вахитов. 
«Рәхмәт» акциясе Уфа, Уфа районы, Стәрлетамак, Салават, Туймазы, Октябрьский, Нефтекама, Благовещен, Бөре, Сибай шәһәрләрендә һәм республика районнарында үткәрелә.

Башкалада партнерлар исемлеге 300 оешмага җитә. Башка шәһәрләрдә һәм районнарда акциядә уртача 40тан 70кә кадәр оешма катнаша. 

Автор:Ибрагимова Эльмира