Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 август 2021, 09:41

Ярминкәләр башланды!

Хәтта бодай белән печән дә сатылды!

Ярминкәләр башланды!
Ярминкәләр башланды!

Гафури районында Башкортстан республикасының сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан оештырылган “Шушы җирнеке, сыйфатлы, үзебезнеке” дип аталган ярминкә үтте. Красноусол авылының үзәк мәйданында 18 предприятие һәм 58 шәхси хуҗалык үз продукцисен чыдамлы хаклар белән тәкъдим итте. Гафурилылар яшелчә-җимеш, бал, сөт һәм ит ризыклары да, камыр ризыклары да алды. Хәтта бодай белән печән дә сатылды бу ярминкәдә.

Сыйфатлы азык-төлек алыр өчен ярминкәгә районнан гына түгел, хәтта Уфадан килгәннәр.

–Башкалада яшәсәм дә, туган җирем Гафурига һәрвакыт күңелем тарта. Район ярминкәсенә дә ел саен кайтабыз. Рәхәтләнеп ит, сарымсак, суган, төрле үләннәр сатып алабыз. Чөнки монда барысы да чын, сыйфатлы, химиясез, ә иң мөһиме очсыз икәнен беләбез, –ди Уфадан килгән Лилия Салихова.

Әлеге чара кысаларында район халкы бушлай юрист белән киңәшләште. “Сәламәтлек поезды”нда медицина ярдәме алды, теләге булганнар коронавирустан прививка ясатты. Шулай ук балалар һәм яшьләр өчен мәйданнар эшләде. Төрле конкурслар оештырылды, батутта сикерү, карусельләрдә әйләнү мөмкинлеге дә бар. Ә инде кичен Элвин Грей һәм Гафури үзешчән коллективлары катнашлыгында концерт көтә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: