Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 август 2021, 09:10

Бәхетле балачак хакына

Дәүләкән районының Романовка авылында мәктәпкәчә балаларны урнаштыру өчен бина төзелеп бетеп килә.

Бәхетле балачак хакына
Бәхетле балачак хакына

Дәүләкән районының Романовка авылында мәктәпкәчә балаларны урнаштыру өчен бина төзелеп бетеп килә. Бу эшләр “Демография” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм хатын-кызларның мәшгульлегенә булышлык итүгә багышлана.

Әлеге торак пункты – иң актив үсешүчеләрнең берсе: монда берничә авыл хуҗалыгы һәм  эшкәртүче сәнәгать преприятиеләре эшләп килә. Пекарня бар, анда пешкән ипиләрне төрле район кибетләренә озаталар. Мәктәптә төрле конкурсларда катнашучы актив коллектив тупланган. Дүрт педагог 2020-2021 елларда республика Башлыгы грантына ия булган. Ял итү өчен дә урын бар: уен мәйданчыгы, волейбол һәм футбол уйнар өчен мәйданнар булдырылган. Яңа туган сабыйлар саны да биредә артканнан арта бара. Әмма нәниләр әлегә кадәр күрше авыл балалар бакчасына йөрергә мәҗбүр булган. Ә бу аларга да, ата-аналарга да уңайлы түгел. Тик озакламый мәсьәлә хәл ителәчәк. Балалар бакчасы өчен әзерләнгән бинага ремонт эшләре йомгаклануга таба бара. Җиһаз һәм кирәкле әйберләргә заказ бирелгән. Озакламый мәктәпкәчә балалар өчен бина үз ишекләрен ачачак!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: