Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 июль 2021, 09:57

Августта безне нинди үзгәрешләр көтә?

Һәр ай саен диярлек тормыш үзгәреп тора...

surgut.bezformata.com
surgut.bezformata.com

Һәр ай диярлек үз “күчтәнәчләре” белән килә. Августта да ил халкы өчен берничә үзгәреш көтелә.

* Эшләүче пенсионерларга 1 августтан түләүләр суммасын узган елгы эш нәтиҗәсе буенча яңадан исәпләячәкләр. Бу өстәмә ел саен башкарыла, аны алу өчен гариза язарга кирәкми. Әмма пенсия 2021 елның 1 гыйнварыннан рәсмиләштерелгән булса, эшләүче пенсионерга быел өстәмә акча бирелми, чөнки бу коэффициентлар пенсиягә чыкканда ук исәпкә кертелгән була.

* 1 августтан 30 сентябрьгә кадәр Русия тимер юлларының кайсыбер ресйсларына бәяләр 30 процентка очсызланачак. Ташламалар еракка йөрүче плацкарт вагоннарга кагыла.

* Августтан башлап балалы гаиләләр өчен авиаочышлар вакытында үзгәрми торган тарифлар кертелә. Ташлама федераль бюджеттан түләнә. Моның өчен хөкүмәт 1,35 миллиард сум бүлгән. Гаилә тарифы 46 маршрутта эшләячәк. Самолетка гаилә белән билет алганда әлеге ташлама белән кулланырга мөмкин булачак.

* 19 августтан башлап физик шәхесләр чит илдән күп дигәндә 5 килограмм яшелчә-җимеш алып кайта алачак. Артыгын ярамый. Чәчәкләргә килгәндә, иң күбе 3 букет рөхсәт ителә. Продукт һәм чәчәкләрне күп итеп алып кайтырга теләүчеләр фитосертификат алырга тиеш була.

* 3 августтан физик шәхесләр үзләренең электрон акча янчыгын аноним рәвештә тулыландыра алмаячак. Моның өчен шәхесне ачыклау сорала. Бу үзгәреш легаль булмаган керемнәр һәм финанс террорчылык белән көрәшергә ярдәм итәчәк, диләр.

* Җинаять кодексында яңа төр җаваплылык барлыкка киләчәк. Хәзер медицина ярдәме күрсәтүгә каршылык күрсәткән өчен 80 мең сумга кадәр штраф яки 2 елга иректән мәхрүм ителү яный. Бу табибларда зыян күргән кешеләргә үзвакытында ярдәм күрсәтү сыйфатын тәрбияләр дип ышана закон чыгаручылар.

* 2021 елның 22 августыннан водительләр ОСАГО полисын автомобильгә техник күзәтү ясатмый да ала алачак. Әлегә кадәр диагностика картасы булмаса, машинаны страховкалап булмый иде.

* Августтан водительләр өчен тагын берничә яңалык көтелә: спорткар, кайсыбер чит ил машинларына кызыл фонда урнаштырылган яңа төр номер билгеләре биреләчәк. Икенчедән, номерларны аккредитация үткән шәхси фирмалар ясаячак. Әмма хаклар артмаячак дип ышандыралар. Өченчедән, яңа автомобильләрне, ЮХХДИга барып тормый, рәсми дилер һәм җитештерүчеләрдә теркәп булачак.

* 24 августтан страховкалаучылар ОСАГО ставкасын билгеләнгән кысаларда үзаллы җайлый алачак. Минималь тариф моңа кадәрге күрсәткечләрдән 10 процентка кими, ә максималь тариф 10 процентка арттырыла.

* 28 августтан Арктиканың Русия өлешендә бизнес белән шөгыльләнергә рөхсәт бирелә. Арктик зонаны үзгә икътисади зонага тиңләячәкләр, ягъни биредә ирекле таможня зонасы режимы булачак. 

Чыганак: https://bash.news

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: