Әлегә кадәр булган эсселектән соң башка эссе булмастыр кебек иде. Ләкин җәй җәйлеген итә: ялларда янә кыздырачак. Һәрхәлдә, Башгидрометтан шундый фараз бирәләр.
31 июльдә, шимбә, рсепубликада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк. Яшен вакытында көчәячәк.
Һава температурасы төнен 13-18 градус булса, таулы районнарда 8 градус булырга мөмкин. Көндез термометр баганалары 27-32 градуска күтәреләчәк.
1 августта, якшәмбе, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Җил дә алдагы көндәге кебек исәчәк.
Һава температурасы да шимбәдәгедән әллә ни аерылмаячак. Көндез янә 32 градуска кадәр эсселәтүе көтелә.