Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 июль 2021, 11:15

Алдан түли башлаячаклар!

Русия президенты Владимир Путин укучыларга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сумны билгеләнгән вакыттан алда түли башларга кушты.

Алдан түли башлаячаклар!
Алдан түли башлаячаклар!

Русия президенты Владимир Путин укучыларга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сумны билгеләнгән вакыттан алда – 2 августтан түли башларга кушты.

10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне 6 яшьтән (1 сентябрьгә кадәр тулган очракта) 18 яшькә кадәр (туган көне 3 июльгә, ягъни указ чыккан көнгә кадәр булса) балалары булган гаиләләр алырга хокуклы. Акча баланы уллыкка (кызлыкка) алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә дә бирелә.

Мәктәп программасына ярашлы укуларын дәвам иткән инвалидларга һәм сәламәтлеге буенча чикләүләре булганнарга да (18 яшьтән 23 яшькәчә) акча түләнергә тиеш.

Якынча мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 650 меңнән артык баланың 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга хокугы бар.

Фото: balashover.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: